Зәй офыклары

Үзәктә әниләр өчен кичә узды

Һәркемнең дә теле әни сүзен әйтеп ачыла.. Әни сүзе дөньяның барлык телләрендә дә назлы яңгырый. Иң якын кешебез ул әни. Әни безне гел кайгырта һәм саклый, яхшылыкка һәм зирәклеккә өйрәтә. Әни генә үз баласын бернигә дә карамастан, яратачак, һәрчак аңлаячак һәм гафу итәчәк.

 Халыкара әниләр көнен алдыннан “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә төрле социаль категорияләрдәге гаиләләрдән социаль хезмәтләр алучы ата-аналар һәм балалар өчен максатчан чара оештырылды. Очрашуның төп максаты әниләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу традицияләрен ныгыту иде.
Әлеге чарага Зәй музыка мәктәбе укучылары музыкаль номерлар белән килде. Бәйрәм дәвамында әниләр һәм балалар күңелле стартларда ярыштылар. Мавыктыргыч уеннар, конкурслар балаларга да, өлкәннәргә дә уртак эшчәнлекнең бәхетле минутларын бүләк иттеләр. Барлык әниләр һәм балалар да оста, җитезләр булып чыктылар һәм барлык биремнәрне дә җиңел генә үтәделәр.
Күптән түгел дүртенче сабыен тапкан әни өчен “Мин үзем эшли алам!” проектында катнашучылар әзерләгән киемнәр комплекты күңелле сюрприз булды.
Чара ахырында өлкәннәр һәм кечкенә кунакларны бәйрәм өстәле янына чакырдылар.
И. Сафиуллина, үзәкнең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге   социаль педагогы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: