Яңалыклар

Зөлфәт белән Илдар Россия Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә

Чыбыклы авылында 5 баланы тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырган мөхтәрәм авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәре Шәфыйк Фатыйх улы Хәмидуллин - кыз-улларына үрнәк тәрбия бирә алуы белән бер мәртәбә өлге булса, көрәштә батыр егетләрен ил сагына әзерләве белән тагын бер үрнәк. Бүгенге көндә аның берьюлы ике улы - Зөлфәт белән Илдар Россия Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә.

Зөлфәтне үткән ел - 15 июньдә, ә Илдарны 1 июльдә озатканнар армия сафларына. Егетләр - икесе дә кечкенәдән бил алышып үскән, ишле гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнгән,  нык бәдәнлеләр.     
- Улларым,  әти, икебез берьюлы чыгып китеп, синең саулыгыңа авыр тәэсир итмәбезме, дип сорагач, сезнең ир-егет бурычын намус белән үтәвегез минем йөрәгемне ныгыта, җылыта, дип җавап бирдем аларга армиягә китәр алдыннан. Һәр ир-атның ирлеге үз иленең иминлеген саклый алуда, - ди Шәфыйк Фатыйхович, уллары белән чын күңелдән горурланып.
Горурланмаслык, сокланмаслык та түгел шул, Зөлфәт - әле яшь кенә булуына карамастан, инде республика көрәш мәйданнарында үзен танытып өлгергән спортчы. Ул Әлмәттә нефтьчеләр әзерләү югары уку йортын тәмамлагач, “Елховнефть” оешмасында эшләде. Бүгенге көндә Йошкар-Ола шәһәренең стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә машина йөртүче, механик буларак хәрби хезмәт үтә. Әле яхшы хезмәте өчен ялга да кайтып киткән.
Ә Илдар хәрби хезмәтен Владивостокта үти. Ул - десант-штурм бригадасы командиры. Үз карамагындагы 12 десантчы белән алар инде 7 тапкыр парашюттан сикереп, җитди әзерлек үтәргә өлгергән. Алга таба Илдар бригадасын Корея һәм Кытайда махсус хәрби уку-өйрәнүләр үтәргә җибәрәчәкләр, дип уртаклашты безнең белән кыз туганы Ландыш. Илдар да, абыйсы кебек, Әлмәттә нефтьчеләр әзерләү югары уку йортын тәмамлаган, ә менә һөнәре буенча эшләргә өлгерми калган, укуын бетерүгә, ул хәрби хезмәткә алына.
Менә шундый егетләребез булганда, илебезнең имин булуына шик юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зөлфәт белән Илдар Россия Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар