Зәй офыклары

Зур хөрмәткә лаек табиб ялга китте

Бүген Зәй район үзәк дәваханәсендә табибларның атналык киңәшмәсе гадәттәгедән үзгәрәк башланды – алар табиб-хирург Мансур Нигъмәтуллинны ялга озаттылар.

Мансур Ваһаповичны Зәйдә белмәгән кеше юк. Ул - зәйлеләр сәламәтлеген саклауга  41 ел гомерен багышлаган зат. Үтә тыйнак, сабыр, игътибарлы булуы белән дә ул шәһәр һәм район халкының абруен казанды.
Кукмара районында туып- үсеп, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган яшь белгеч 1979 елда язмышын Зәй белән бәйли һәм шул елдан алып сәламәтлек саклау өлкәсендә тырышып хезмәт итә.
-Зәй минем икенче Ватаныма әверелде. Бу төбәк халкын яратырга өлгердем. Биредә бик яхшы кешеләр яши, -ди ул.
Тантанада Мансур Ваһаповичка сәламәтлек саклау өлкәсендә күпъеллык намуслы хезмәте өчен район башлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов та хирургның хезмәтен югары бәяләде.
-Сез безнең өчен үрнәк. Сайлаган һөнәргә тугрылык, эшкә мөнәсәбәт, кешелеклелек һәм күп кенә башка уңай сыйфатларга ия табиб буларак, сез безгә кадерле, - диде баш табиб.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: