Зәй офыклары

Зәй аграрийлары уракта барлык көчләрен куеп эшлиләр

Зәйдә урып-җыю эшләре тулы куәткә алып барыла.

Район комбайнчылары уңайлы һава торышыннан файдаланып, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алуда барлык көчләрен куеп эшлиләр.

Бу көннәрдә аграрийлар уҗым культураларын суктыруны төгәллиләр. Уңдырышлылык гектарыннан 62 центнердан артык тәшкил итә.

Район буенча урып-җыюда алдынгы комбайнчылар түбәндәгеләр:  Илдус Фәтхуллин  («Восток» агрофирмасы) “Торум-750” комбайнында -2902 тонна, Айрат  Уразманов  («Зәй») “Тукано-450” комбайнында - 2500, Дамир Шәйгарданов  («Нива» ҖЧШ) “Торум-750” комбайнында -2475, Ирек Хәсәншин («Зәй») “Лексион” комбайнында -2407, Андрей  Митрофанов  («Зәй») “Тукано-450” комбайнында -2369, Азат  Сәйфуллин («Нива» ҖЧШ) “Торум-750” комбайнында - 2303, Вадим  Фиофилов («Зәй шикәре») “Нью-Холланд СХ 8080” комбайнында 2145 тонна ашлык суктырды.
Республикада һәм районда комбайнчыларны кызыксындыру чаралары каралган. Агымдагы елда да комбайнчыларга Татарстан  Президенты грантына республика конкурсы игълан ителде: 100 мең сумлык 200 премия гамәлгә куелды.  Моннан тыш, өстәмә рәвештә район башлыгы премиясе дә каралган, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң 2500 тонна суктырып алынган очракта - 50 мең, 3500 тоннага – 70 мең сум, 4500 тоннага 100 мең сум премия каралган.

Урып-җыюда хезмщт куючы комбайнчылар, механизаторлар, машина йөртүчеләр, кыр бригадалары һәм ындыр табакларында эшләүчеләргә куелган максатларга ирешергә язсын. Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык бит.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: