Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Зәй” агросәнәгать паркы коллективы шәһәребез юбилее белән котлый

“Зәй” агросәнәгать паркы коллективы барлык зәйлеләрне, шәһәр-районыбыз кунакларын күркәм калабызның 370 еллык юбилее белән тәбрик итә һәм бәйрәм хөрмәтенә мул табын әзерләү өчен агросәнәгать паркына чакыра.

Зәй - республикада төрле инновацион программаларга кыю алынучы шәһәрләрнең берсе. Билгеле булганча, район җирлегендә агросәнәгать паркы программасы да нәкъ менә Зәебездән башланды. Без төзек, матур, заман белән бергә атлаучы шәһәрдә яшәвебез, биредә икътисади үсешкә өлеш кертүебез белән чын күңелдән горурланабыз.
Зәебезнең төп байлыгы – анда яшәүчеләр. Шәһәр көне – ул хезмәтләре белән 370 еллык тарихта тирән эз калдырган ветераннар, бүгенге тормышта алдан баручы буын, максатчан яшьләребез һәм сабыйларыбыз бәйрәме дә. Чөнки кече Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык эстафетасын нәкъ менә яшь буын алачак. Корган планнарыбыз тормышка ашсын, туган шәһәребез тагын да матурлансын өчен барыбызга да сау-сәламәт булып яшәргә, эшләргә, уңышлар яуларга язсын. Барыгызны да шәһәребез юбилей белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев