Зәй офыклары

Зәй агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Зәйдәге чираттагы шимбә ярминкәсе бүген “Зәй” агросәнәгать паркында үтә.

Моңа кадәр  әлеге ярминкәләр “Энергетик” Мәдәният сарае каршында оештырылып килде. Бу шимбәдән  авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләре, азык-төлек товарлары белән сәүдә итүчеләр  үз продукцияләрен агросәнәгать паркында тәкъдим итә. Ярминкә гадәт буенча район үзешчәннәре  чыгышлары катнашында бәйрәм төсендә уза. Кыскасы, хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләре әлеге паркта оештырыла. Зәйлеләр, юлаучылар  алга таба әлеге фосатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: