Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй активистлары “Без СПИДка каршы” акциясе оештырдылар

Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне ел саен майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

14 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне алдыннан Зәйнең «Ритм» яшьләр үзәге активистлары «Без СПИДка каршы» акциясе оештырдылар.

Акциянең төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ-инфекцияне йоктыручылар проблемаларына җәлеп итү, халыкка ВИЧ тапшыру юллары турында хәбәр итү, ВИЧ аралашканда, көнкүреш юлы белән, кул аша йогуы турындагы стереотипларны кире кагу.

Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көнендә акция активистлары үз киемнәренә кызыл тасмалар беркетәләр - бу авыруга каршы хәрәкәт символы.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев