Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй активистлары ветераннарга ярдәм итә

Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре илебезгә Җиңү бүләк итүчеләргә булышалар.

5 майда Иске Зәй яшьләр үзәге активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Емелинга адреслы ярдәм күрсәттеләр. Активистлар ветеран өенә ком-гравий катнашмасыннан юл салдылар, тигез булмаган урыннарны тигезләделәр.

Василий Петрович үзе сәламәтлеге буенча яшьләр янына чыга алмаса да, алар белән рәхәтләнеп тәрәзә аша аралашты. Эшләр тәмамлангач, ветеранның кызы Галина Васильевна әтисе исеменнән волонтерларга күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Ветераннарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү фатирларны җыештыру, хуҗалык буенча ярдәм күрсәтү, кар чистарту, азык-төлек һәм дару препаратлары сатып алу һәм өмәләр үткәрү кебек көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә чагыла.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев