Зәй офыклары

Зәй - Александровка бистәсе юлында ике машина бәрелешкән

Фаҗига кичә кич белән була.

 

16 октябрьдә 20 сәгать 25 минутта  Зәй - Александровка бистәсе автоюлының 2 километрында   ВАЗ-21103 автомобиле йөртүчесе, Александровка бистәсе ягыннан хәрәкәт итеп, 10.1, 13.11 п. бозып, төп юлдагы транспорт чарасына юл бирмәгән , нәтиҗәдә, ГАЗ-3009 транспорт чарасы белән бәрелешкән. Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рамил Гарифуллин хәбәр итүенчә, ВАЗ-21103 машина йөртүчесенең машина йөртү стажы нибары 1 ай, ГАЗ-3009 йөртүчесенеке - 1 ел. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  ВАЗ машинасы йөртүчесе һәм өч пассажир, шул исәптән 2004 елда туган балигъ булмаган бала яраланган. Автомобильләргә зыян килгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: