Яңалыклар

Зәй авыл хуҗалыгы белгечләре хезмәтне саклау буенча курслар уза

Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ТИПКА) укытучылары хезмәтне саклау буенча авыл хуҗалыгы белгечләренә курслар үткәрә.

Производствода бәхетсезлекләргә китерүче төрле күңелсез очраклар һәм яраланулар еш була. Моның өчен җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау турындагы белемнәренең тиешле дәрәҗәдә булуы, аннан һөнәри авырулар һәм җәрәхәтләнүләр буенча профилактика эшенең тиешле дәрәҗәдә оештырылуы зарур. РФ Хезмәт кодексы нигезендә эшкә алынган һәр яңа хезмәткәр хезмәтне саклау буенча махсус уку узарга тиеш. Әлеге максаттан Агробизнес кадрларын яңадан укыту буенча татар институты агропромышленность комплексы тармакларында эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр өчен хезмәтне саклау буенча укулар оештырылу бүгенге вазгыять. Мондый укулар бу көннәрдә Зәй районында уза. 40 сәгатьлек курсларда районыбызның “Зәй шикәре”, “Восток” агрофирмалары, “Нива” ширкәтеннән авыл хуҗалыгы белгечләре укый. Укыту-методик үзәк җитәкчесе Фәрит Әхмәтов әйтүенчә, лекцияләр  хезмәтне саклау  өлкәсендәге яңалыклар, норматив-хокук базасындагы үзгәрешләр турында. Әлеге курсларда  ачык мисалларда производствода травмаларга китерүче төп хаталар тикшереп ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәй авыл хуҗалыгы белгечләре хезмәтне саклау буенча курслар уза
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар