Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә чыкты

Бүген районда арпа чәчүгә керештеләр.

Зәй район  хуҗалыкларында  язгы кыр эшләре  киң колач белән бара. Районда бүген - 16 апрельдә арпа чәчү эшләренә дә керешелде.

Бу эш   “Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» җитештерү комплексыннан башланды. Чәчү эшенә стартны район башлыгы Разиф  Кәримов районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә бирде.   Шунысы игътибарга лаек, быелгы язгы чәчү дә – имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин  фатыйхасы белән башланды. Фатыйха белән башланган эш уңышлы була, язгы чәчүгә дә фатихасыз чыгарга ярамый, дип юкка әйтмиләр аксакаллар. 

Әлеге бүлекчәдә “Нур” сортлы арпа 266 гектар мәйданга чәчелә башлады.  Элиталы орлык гектарына 2,3 центнер исәбеннән  чәчелә. Бу эш белән бер агрегат мәшгуль, аны  үз эшенең осталары булган Михаил Никандров белән Рамил Хафизов иярли.

Чәчүгә чыккан механизаторлар һәм чәчүчеләрнең кәефе яхшы. Көннәр матур торсын, вакытында яңгырлар явып, вакытында җиле дә иссен, ди алар.

Дини йоланы үтәп, яхшы кәеф белән башланган эшнең үз вакытында, сыйфатлы башкарылуын телибез барыбыз да. Хәерле сәгатьтә, бәрәкәтле ел булсын!

Бүген районда арпа чәчүгә тагын биш бүлекчә кушылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев