Зәй офыклары

Зәй бакчачылары китапханәгә тәҗрибә уртаклашырга җыелды

Чарада катнашучылар узган елгы бакча сезонының ничек үтүе, помидор, кыяр, борыч уңышы һәм быел нинда яңа сортлар утыртулары турында сөйләштеләр.

Зәйнең  Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләп килүче “Сөмбелә” клубына йөрүчеләр өчен “Бакчачы мактанычы” дип исемләнгән  чара оештырылды.      

 Яз башлану белән бакчачылар  мәшәкатьләргә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре, үз серләре бар. Тәҗрибәле бакчачылар очрашса, аларның бер-берсе белән уртаклашыр, киңәшләшер әйберләре күп.


         “Очрашу барышында анда катнашучылар узган елгы  бакча сезонының ничек үтүе, помидор, кыяр,  борыч уңышлары һәм быел нинда  яңа сортлар утыртулары турында сөйләштеләр. Һәвәскәр бакчачылар яшелчәләрне утырту, тәрбияләү, туендыру технологияләре белән уртаклашты. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрне үстерү, тәрбияләү буенча киңәшләр дә кызыклы булды”, - ди китапханәчеләр.

         Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Бакчачыга киңәшләр” китап күргәзмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: