Зәй офыклары

Зәй бакчалары арасында строй һәм җыр смотр–конкурсы узды

Строй һәм җыр смотр–конкурсы ел саен Зәй балалар бакчалары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап оештырыла.

Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Урман әкияте» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аты солдаты шли солдаты» II муниципаль строй һәм җыр смотр–конкурсы узды.

- Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларга танып-белү, сәнгать-эстетик, физик үсеш һәм патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән, - дип аңлатты бакча мөдире Роза Габбасова.

Һәр команда конкурска җаваплылык белән әзерләнгән. Кайсы гаскәрне күрсәтәчәген сайлаган, тиешләр җырлар,  экипировка уйлаган.

- Көндәшлек бик югары иде, балалар үзләрен чын яшь армиячеләр итеп күрсәттеләр. Кайсыдыр бакча - очучыларны, кайсыдыр диңгезчеләрне, десантчыларны, чик сакчыларын тәкъдим итте. Бердәм форма, матур эмблемалар, белешмә - барысы да күзләрне сөендерлек иде, - дип уртаклашты  жюри әгъзасы Анна Санникова.

Конкурста җиңүчеләрне хөрмәтле жюри билгеләде, алар составында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Н.А. Холкина, мәгариф идарәсе педагог-психологы А.Ю. Санникова, 6нчы мәктәпнең ОБЖ укытучысы, “Яшь армиячеләр”  хәрәкәте җитәкчесе А.И. Ширяев, чик буе гаскәрләре ветераны, Сугышчан туганлык Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе клубы әгъзасы А. Максеев; отставкадагы подполковник, балалар бакчасының ата-аналар советы әгъзасы П.А. Илюхин бар иде.

Жюри балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең смотрга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Судьялар бик озак киңәшләштеләр һәм уртак фикергә килделәр, һәр команда аерым номинацияләрдә призлы урын белән бүләкләнде.

Абсолют җиңүче номинациясен Аленка балалар бакчасы командасы алды.

"Иң яхшы хәрби буй-сын" номинациясендә I урынны ике команда “Күкчәчәк” һәм “Уймак кыз”  балалар бакчалары яулады. II урында “Салават күпере" балалар бакчасы. III урында  "Шатлык" балалар бакчасы.

“Строй адымының төгәллеге” номинациясендә I урында -  “Теремкәй” бакчасы, II урында - "Тылсымлы әкият" бакчасы, III урында  “Алтынчәч” балалар бакчасы.

"Иң яхшы тамаша өчен" номинациясендә I урынны ике команда яулады: “Кызыл Калфак” һәм “Каенкай” бакчалары, II урында -  "Кыңгырау чәчәк” һәм “Якты коңгыз”  балалар бакчалары, III урында "Энҗе"  бакчасы.

"Строй җырларын иң яхшы башкару" номинациясендә I урында “Урман әкияте” командасы, II урында -  "Кояшкай" балалар бакчасы, III урында “Бөртеккәй” балалар бакчасы.

Барлык отрядларның командирлары үзләрен бик яхшы яктан күрсәттеләр, ә бит аларга бик авыр туры килде: алар үзләре өчен дә, бөтен команда өчен дә җавап бирделәр. Җаваплылык йөген һәр командир тойса да, үз командасын беркем дә сынатмады. Жюри арада иң яхшы командирны билгеләп үтте. “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче Әмир Нәбиуллин “Иң яхшы командир” номинациясендә җиңүче булды.

Строй һәм җыр смотры - традицион чара, әмма аның программасына елдан-ел яңа, яхшы өстәмәләр кертелә. Бу традицияләрнең саклануы гына түгел, ә аларның артуы һәм төрлеләнүе билгесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: