Зәй офыклары

Зәй бакчаларында балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча күнегүләр дәвам итә

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр: "Йорт - бакча - йорт" куркынычсыз маршруты буенча йөрү күнекмәләрен ныгыталар.

Алар шулай ук  юл билгеләренең нәрсәне аңлатканын кабатлыйлар, юл хәрәкәтендә тәртипле катнашучылар булырга өйрәнәләр. Бу эштә аларга “Сакла" порталы материаллары ярдәм итә. Анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча видеороликлар, мультфильмнар һәм төрле конкурслар табарга була.
Фотоларда сез  "Кызыл калфак" бакчасында балаларны күнегүләр вакытында күрәсез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: