Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй бакчаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләре һәм асфальтта рәсем конкурслары уза

Бала кечкенәдән шырпы уенчык түгеллеген, хәтта кечкенә очкын да ялкын уятырга мөмкин икәнлеген белергә тиеш.

- Кечкенәдән үк балаларны беренче билгеләр белән таныштырырга кирәк. Бала янган әйбер яки төтен исе сизелсә, аны игътибарсыз калдырырга ярамаганлыгын аңларга тиеш, - ди инспектор Зөлфия Ризванова.

"Шырпы, янгыннар, ут һәм учаклар - рәсемнәрдә генә булсын алар..."- шундый девиз астында Зәй балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләре һәм асфальтта рәсем конкурслары уза. Әлеге чара Зәй районы буенча надзор һәм профилактика эшләре бүлеге һәм “Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте” Зәй участогы белән берлектә оештырылды.

Әлеге дәресләр барышында надзор һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы балалар белән янгынга каршы тематикага уен формасында профилактик әңгәмә үткәрә, янгын чыгу сәбәпләре турында белемнәрен тирәнәйтә, балаларны янгын вакытында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтәләр.

Дәрестә алган белемнәрен балалар тематик мультфильм карап ныгыталар. Аннан соң балалар белән эвакуация планын өйрәнделәр. Урамда һәр бала янгын сүндергеч ярдәмендә кечкенә янгынны сүндергәндә үз белемнәрен кулланып, үзен янгын сүндерүче ролендә сынап карый алды.

Чара ахырында, әңгәмә барышында алган белемнәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча күнекмәләр истә калсын өчен, асфальтта янгынга каршы тематикага рәсем конкурсы үткәрделәр.

- Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалауны гамәлгә ашыру, шулай ук теге яки бу гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәли күнекмәләргә зур игътибар бирү мөһим, - дип билгеләп үтте надзор һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев