Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй бакчасы балалары космоска сәяхәт кылды

«Кояшкай» бакчасының өлкәннәр төркемендә «Космоска сәяхәт» дип исемләнгән чара узды.

Быел илебез тарихында күренекле вакыйга - Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел. Шул уңайдан «Кояшкай» бакчасының өлкәннәр төркеме тәрбиячеләре Венера Марсил кызы Демахина һәм Гөлфия Хамис кызы Тугашева балалар белән «Космоска сәяхәт» дип исемләнгән чара уздырдылар. Балалар алдан ук әлеге вакыйгага әзерләнеп, рәсемнәр һәм төрле эшләнмәләрдән күргәзмә  әзерләде.

Кем генә балачакта космонавт булырга хыялланмый икән? Йолдызлар һәм планеталар турында видео-слайдлар караганда, малай-кызларның игътибары аеруча көчәеп, залда җанлылык арта төште.

Гагарин космоска очканчы бер ай алдан, Зәй районы территориясенә космик аппаратта эт төшүе турында балалар аеруча кызыксынып тыңладылар.

Видео-роликлар карау балаларның космоска бәйле шигырьләре һәм җырлары  белән аралашып барды. Балалар тәрбияче апалары белән бергә, галәм киңлекләренә сәяхәт кылып, төрле мавыктыргыч уеннар да уйнадылар. Ике төркемгә бүленеп,  балалар зирәклелек, тапкырлык, тизлек кебек сыйфатларын да эшкә җиктеләр.

«Йолдызлы» тукталышына җиткәч, бәйрәмдә катнашучы  балалар «Без нәни йолдызчыклар» дигән дәртле бию биеделәр. Бәйрәмнән балалар  яхшы кәеф, күтәренке хисләр белән таралдылар.

- Әлеге чараның төп максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тарихи вакыйгалар белән таныштыру, белемнәрен арттыру гына түгел, ә туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре  тудыру, - дип үз фикере белән уртаклашты Венера Демахина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев