Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй бакчасында Бөек Җиңү көне уңаеннан иң оста шигырь сөйләүчеләрне ачыкладылар

“Кыңгырау чәчәк” бакчасында "Без хәтерлибез, без горурланабыз" дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды.

"Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, "Без хәтерлибез, без горурланабыз" дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Педагоглар Наталья Вәлиева һәм Роза Шивирева оештырган бәйге уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр арасында барды.

- Балалар бакчасында Җиңү көнен билгеләп үтү - ул тынычлыкка, совет солдатларының фашизмга каршы көрәштә батырлыгына хөрмәт һәм дан күрсәтү. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан безнең балалар бакчасында шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз ватаныңа мәхәббәт һәм җиңү яулаган кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максаты белән оештырылды, - ди тәрбияче Роза Разимовна.

Балалар барысы да бәйгегә ныклап әзерләнгән иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр булып Милана Сәмигуллина, Артем Герасимов, Вадим Пляшев һәм Юнесса Кузнецова табылды. Алар "Җиңү кайтавазы" дип исемләнгән муниципаль шигырь укучылар конкурсында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев