Зәй офыклары

Зәй бакчасында ГТО нормалары бирделәр

Кичә Зәйнең “Кызыл Калфак” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр ГТО нормаларын тапшырдылар.

Инструкторлар балалардан спорт сынауларын үтәү буенча зачетлар кабул иттеләр, башкарылган эшләрдән һәм алынган нәтиҗәләрдән бар да бик канәгать калдылар. Тестларны үтәүгә карата таләпләрнең катгый булуына карамастан, балалар биремнәрне үтәделәр, үзләренең чыдам, тиз һәм җитез булуларын күрсәттеләр.

Сынаудан соң балалар кайсы биремнәр килеп чыкты-чыкмау, кем ничә тапкыр турникта тартылды һәм башкалар турында фикер алышты. ГТО эстафетасын башка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә кабул итәр, дигән тулы ышаныч бар.

Елена Галактионова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: