Зәй офыклары

Зәй балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү дәрәҗәсе тикшерелде

Татарстанда тормышка ашырылучы "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегик программасы нигезендә, 6-13 апрельдә Зәй мәгариф идарәсе белгечләре шәһәр балалар бакчаларында сабыйларны ике дәүләт телендә аралашырга өйрәтү дәрәҗәсен тикшерде. Бу " Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсының муниципаль этабы формасында оештырылды. Анда педагогларның балалар белән эшләү дәрәҗәсе, ирешелгән нәтиҗәләр, бакчада бу юнәлештә...

Татарстанда тормышка ашырылучы "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегик программасы нигезендә, 6-13 апрельдә Зәй мәгариф идарәсе белгечләре шәһәр балалар бакчаларында сабыйларны ике дәүләт телендә аралашырга өйрәтү дәрәҗәсен тикшерде. Бу " Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсының муниципаль этабы формасында оештырылды. Анда педагогларның балалар белән эшләү дәрәҗәсе, ирешелгән нәтиҗәләр, бакчада бу юнәлештә системалы эшчәнлеккә төп игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләрен мәгариф идарәсе министрлыкка җибәрә, алар арасыннан ике бакча республика конкурсында катнашу өчен сайлап алына. " Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" исемен алучылар май ахырында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: