Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй балалар бакчаларында Космонавтика көне уңаеннан кызыклы чара узды

Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чараларга Зәй яшьләр эшләре идарәсе дә кушылды.

“Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары шәһәрнең “Теремкәй”, “Уймак кыз” бакчалары балалары өчен уен программасы оештырды. Балалар янына кунакка  яраткан мультфильмнарының геройлары: Тедди, Куян, Микки һәм Мини Маус килде. Чара барышында балалар уйнадылар да, флешмобка да кушылдылар.

Космос һәрвакыт кешене үзенең серлелеге, матурлыгы белән үзенә тартып, җәлеп итеп тора. Бигрәк тә балалар өчен бу космос темасы кызыклы, аларның күбесе балачакта космонавт булырга хыяллана. Балалар чара ахырында хис-кичерешләре белән уртаклашып, бик канәгать калдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев