Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй балалары бакчаларына чәчәкләр утырта

“Тату гаилә” бакчасында экологик акция узды.

"Тату гаилә" бакчасында тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар катнашында  "Балалар бакчасына чәчәк бүләк ит" дигән экологик акция узды. Педагоглар балалар, әти-әниләр белән берлектә бакча биләмәсенә чәчәкләр утыртты.

Акциянең максаты - балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, балалар бакчасы биләмәсен яшелләндерү.

- Мондый акцияләр уздыру  балаларда утырткан үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү өчен эшләнә. Алга таба балалар җәй буе педагоглар  белән бергә бу гөлләргә су сибеп, тәрбияләп торыр, - ди бакча мөдире Мария Петрякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев