Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй балалары өчен ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча “Минем хыялым йорты” дигән дәрес үткәрелде

Дәрес Түбән Каманың “Балкыш” социаль приютында узды.

Катлаулы тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу, балигъ булмаган  балалар һәм яшүсмерләрнең яшәешендә гаилә ролен әһәмиятле итү  -  социаль тармакның өстенлекле максатларыннан берсе булып тора. Шул максаттан Зәй “Радость” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты  хезмәткәрләре белән берлектә балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән уртак эш алып баралар.

12 майда “Балкыш”та  арт-терапия техникасын кулланып “Минем хыялым йорты” исемле дәрес үткәрелде. Дәреснең төп максаты - балаларны һәм ата-аналарны  берләштерү, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм уңай микроклиматны саклау.

Катнашучылар дәрестә актив булдылар, үзләренең иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен күрсәттеләр.

- Гаилә бала өчен мөһим роль уйный. Нәкъ менә гаиләдә балаларда әхлакый сыйфатлар, тормыш принциплары, социум белән хезмәттәшлек итүнең беренчел күнекмәләре формалаша. Бары тик уртак көч белән генә катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәргә була, - диләр социаль хезмәткәрләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев