Зәй офыклары

Зәй балалары халыкара бәйгедә җиңү яулады

Бу көннәрдә Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” балалар вокаль-хореография халык ансамбле Мәскәүдә “Величие Родины” дип аталган халыкара фестивальдә катнашып, Гран-при яулады.

Ә ансамбльнең солисты Александра Шишмагаева аерым башкаручылар арасында “Единство России” халыкара фестивалендә лауреат һәм Гран-при, “Величие родины” фестивалендә I дәрәҗә лауреат исемнәренә ия булды. Музыка мәктәбе укучысы Эмиль Муханов кыллы уен коралларында композиция башкару осталыгы буенча “Величие Родины” фестивалендә - I дәрәҗә лауреат, “Единство России” фестивалендә II дәрәҗә лауреат исемнәрен алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: