Зәй офыклары

Зәй балалары - “Созвездие-Йолдызлык” суперфиналында (фоторепортаж)

Фестивальнең гала-концертларына Зәйдән 6 номер сайлап алынды.

Казанның “Уникс” үзәге концертлар залында бу көннәрдә балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” XVIII республика  ачык телевизион  фестивале  финал турында иң-иңнәрне сайлап алу бәйгесе барды. Анда Зәйдән дә фестивальнең  район турында призлы урын алган талантлы балалар  катнашты. Ниһаять, җиңүчеләр билгеле булды. Алар - “Энергетик” Мәдәният сараенда шөгыльләнүче, Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль-хореография ансамбле, аерым башкаручылар Виктория Пузанкова һәм Александра Шишмагаева; Лидия Нестягинаның  “Улыбка” хореография ансамбле, бәләкәй нәфис сүз остасы Аэлита Ксенофонтова.

Зәебез данын бу балалар суперфинал гала-концертларында зурлаячак. Әлеге чаралар “Уникс”та -  13 апрельдә, “Пирамида” комплексы залында 20 апрельдә үтәчәк. “Пирамида”дагы тантанада чыгыш ясау өчен районыбызның “Ихлас” иҗат төркеме махсус чакыру алды. Исегезгә төшерәбез,  узган ел фестивальнең Гран-при иясе Зәйнең  “Азаль” вокаль-хореография ансамбле иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: