Зәй офыклары

Зәй балалары Кырымда ял итте

Мәгълүм булганча, республикада гына түгел, ил күләмендә танылган "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел үзенең унбиш еллык юбилеен билгеләп үтеп ул төп асылында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап уздырылды. Унбиш ел гомер дәвамында балалар, яшүсмерләр арасыннан яшь талантларны күреп алу, аларның иҗатын чын мәгънәсендә...

Мәгълүм булганча, республикада гына түгел, ил күләмендә танылган "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел үзенең унбиш еллык юбилеен билгеләп үтеп ул төп асылында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап уздырылды. Унбиш ел гомер дәвамында балалар, яшүсмерләр арасыннан яшь талантларны күреп алу, аларның иҗатын чын мәгънәсендә профессиональ югарылыкка күтәрүдә әйтеп бетергесез зур өлеш кертүче бу фестивальнең республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтүендә, яклавында оештырылуы, безнең җөмһүриятебездә талантлы яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирелүе турында сөйли. Алай гына да түгел фестиваль һәр елны нинди дә булса мөһим темага багышланып, яшь буынны патриотик хисләр белән сугарып тәрбияләүгә бәһәссез зур өлеш кертә. Безнең балаларыбыз нәкъ менә шушы киләчәк буынны һәряклап кайгыртучы республикада яшәүләре, белем һәм тәрбия алулары, аларга үзләренә якын булган юнәлештә үсүгә уңай шартлар тудырылы белән бәхетлеләр. Әлбәттә бу республика җитәкчелегенең, җөмһүриятебез башлыгының акыллы сәясәт алып бару, киләчәкне хәзердән үк күзаллауы нәтиҗәсе. Күптән түгел "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең быелгы лауреатлары булган безнең Зәй районының "Азаль» балалар вокал-хореография ансамбленә йөрүче балаларыбыз Крымда ял һәм сәламәтләндерү лагерында булып кайттылар. Лагерьга юллама бушлай бирелде. Бу балаларга талантлары, тырышлыклары өчен республика президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге иде. Күрәсез иҗатка тартылу, файдалы гамәлләр белән шөгыльләнеп яшәү өчен нинди стимул ясала республикабызда яшь буынга. Лагерь дәвамында 18 көн буе 16 кыз ике малаебыз Крымның данлыклы шәһәрләре Севастополь, Симферополь, Ялта Һ.б. урыннарда күп төрле тирән эчтәлекле экскурсияләрдә булдылар. 9-12 яшьлек балаларыбыз ( араларында Зәй шәһәрендә яшәүче балалар гына түгел, авыл җирләреннән килеп йөреп шөгыльләнүчеләр дә бар) хәзер Бөек Ватан сугышы чорында шушы җирдә батырларча үз туган җирен саклап көрәшкән ерак бабалары турындагы истәлекләрне күңелләренә ныклап салып кайтулары белән уртаклашалар. Совет чорының иң кызыктыргыч балалар лагеры булган "Артек"ны да күрде алар. Крым татарлары булган яшьтәшләре белән очрашып, танышып элемтә урнаштырып кайттылар. Кара диңгез флоты моряклары янында булдылар. Һәр урында азальлеләр һәм гомумән фестивальнең лауреатлары булган 200 дән артык татарстанлылар концертлар биреп республикабызда яшәүче күпмилләтле халыкның мәдәниятын Крым җирендә ирештерделәр. Кара диңгез флотында да, Бахчасарайда да, кайда чыгыш ясасалар шунда балаларыбыз Мактау грамоталарына лаек булганнар. Моңа өстәп "Созвездие-Йолдызлык" фестивален оештыручылар илдә билгеле, республикабызның күренекле сәнгать әһелләре тарафыннан балаларга мастер-класс бирдертүне дә онытмаганнар. Кыскасы балаларыбыз мәңге истә калырлык якты хатирәләр белән кайтты Крымнан. Бу зур бүләкне алу өчен балаларыбыз белән армый-талмый эшләүче ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллинага һәм инде яшь буын турында һәрдаим кайгыртучы Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Фестивальне оештыручыларга, Дмитрий Тумановка да аерым хөрмәтебезне ирештерәбез. Барчасына да ныклы сәламәтлек, республикабызның киләчәге өчен шулай кулга-кул тотынышып эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: