Зәй офыклары

Зәй балаларына WorldSkills чемпионаты турында сөйләделәр, эшче һөнәрләре белән таныштырдылар

22-27 августа Казан шәһәрендә зур чара – Халыкара эшче һөнәрләре чемпионаты уза.

WorldSkills ачылу көнендә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Барлык һөнәрләр дә яхшы” дип аталган чара уздырды.
Чара барышында балаларга чемпионат флагы күрсәтелде, табышмакларга җаваплар эзләнде. Шунысы сөендерә, балаларның күбесе әлеге чемпионат турында хәбәрдар һәм аларның кайберләре  әти-әниләре белән чемпионатны карарга барырга әзерләнә. Балалар төрле һөнәрләр белән таныштырылды. Бигрәк тә төзүче һөнәренә аерым басым ясалды. Төзүче кулы белән нинди объектлар төзелүе һәм аларның әһәмияте турында сөйләшү булды.
Алсу Шагабиева, музейның кече фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: