Зәй офыклары

Зәй басуларыннан 3250 гектарда татлы тамыр казылды

Зәй районы басуларында шикәр чөгендере казу эше тулы куәттә бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 19 сентябрьгә шикәр чөгендере 3250 гектар мәйданда казылды, уңыш гектарыннан 480 центнер тәшкил итә. Бу барлык мәйданның 35 проценты дигән сүз. Зәй шикәр заводы  бүгенге көнгә 270729 тонна чимал кабул итте, шуның 128343  тоннасы - Зәй районы агрофирмаларыннан. Шикәр заводы тарафыннан  181599 тонна шикәр чөгендере эшкәртелеп, 22673 тонна шикәр комы җитештерелде. Шикәрлелек 17,07 процент тәшкил итә. Зәй басу-кырларында туфрак эшкәртү эше дә дәвам итә. Ул 34600 гектар мәйданда башкарылды. Бу барлык мәйданның 60 проценты дигән сүз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: