Зәй офыклары

Зәй белән Знаменск-4 арасында тагын биш елга килешү төзелә

Зәй район хакимияте, хәрби комиссариат Әстерхан өлкәсенең Знаменск-4 хәрби частенда 161нче стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре техникалары әзерләү мәктәбе белән үзара килешү нигезендә хезмәттәшлек итә. Бу көннәрдә, биш елга төзелгән килешүнең вакыты чыгу сәбәпле, аны тагын биш елга озайту максаты белән баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк...

Зәй район хакимияте, хәрби комиссариат Әстерхан өлкәсенең Знаменск-4 хәрби частенда 161нче стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре техникалары әзерләү мәктәбе белән үзара килешү нигезендә хезмәттәшлек итә. Бу көннәрдә, биш елга төзелгән килешүнең вакыты чыгу сәбәпле, аны тагын биш елга озайту максаты белән баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова әлеге хәрби частька юл тотты. Биредә безнең егетләр күпләп хәрби хезмәт үтә, зәйлеләрнең әти-әниләренә килеп, хәрби тормыш белән танышу мөмкинлеге дә тудырыла, хәрби часть мәктәпләрдә әзерлек этабы үтү өчен хәрби киемнәр, противогаз һ.б. кирәк-яраклар белән районга ярдәм итә, үз чиратында район частька булышлык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: