Һәр якшәмбедә ТНВ телеканалында “Әйдә, шаяРТ” татар лигасы фестивале чыгарылышы бара.
Алар арасында “Зәй әбисе” командасы чыгышы башкалардан заманча һәм актуаль булуы аерылып тора, без - зәйлеләр район командасы белән горурланабыз.
Хәзер “Зәй әбисе” 9 мартта Казанда узачак ¼ финалына әзерләнә.
Команда составы район мәдәният йорты директоры Фикрәт Сибгатуллин, Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, Карман клубы директоры Рамилә Мөхәсимова, Бура-Киртә мәдәният йорты директоры Рүзилә Сәгыйдуллина һәм Сәвәләй клубы директоры Ләйлә Сабаевалардан тора.
Без аларга алга таба да уңышлар һәм җиңү телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз