Зәй офыклары

Зәй чабата үрүчеләре – махсус фотоальбомда

Казанда өч тел - рус, татар, инглиз телләрендә эшләнгән "Татарстан Республикасы: тынычлык һәм татулык" дип исемләнгән фотоальбом дөнья күрде. Анда башлыча "Татмедиа" агентлыгы Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырган "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" һәм "Татар халкының этнографик мозаикасы" дип аталган Россия күләмендә үткәрелгән фотоконкурслар бәйгесендә җиңгән һәм призлы урын алган...

Казанда өч тел - рус, татар, инглиз телләрендә эшләнгән "Татарстан Республикасы: тынычлык һәм татулык" дип исемләнгән фотоальбом дөнья күрде. Анда башлыча "Татмедиа" агентлыгы Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырган "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" һәм "Татар халкының этнографик мозаикасы" дип аталган Россия күләмендә үткәрелгән фотоконкурслар бәйгесендә җиңгән һәм призлы урын алган авторлар эшләре урнаштырылган. Шунысы игътибарга лаек, әлеге басмада "Зәй офыклары" газетасы журналисты Рәзимә Кашапованың "Татар халкының этнографик мозаикасы" конкурсында җиңү яулаган Имәнлебашның чабата үрүче әбиләр фотосурәте дә урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: