Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды

Бүген башкалабыз Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында Зәй районыннан Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Быел бөтен дөнья татарларын берләштерүче конгрессның оешуына 30 ел тулды.
Съезд эшендә татарстанлылардан тыш Россиянең 77 төбәгеннән, 35 чит илдән 1500 делегат һәм шәрәфле кунак катнашкан.
Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының яңа составы расланган.
Милли шура рәисе итеп Васил Шәйхразыев, башкарма комитет рәисе вазифасына Данис Шакиров сайланган.
Шулай ук съезда Зәйдән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары, милләтара мөнәсәбәтләр буенча эшләү бүлеге башлыгы Әминә Биккинина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев