Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Кичә – 22 апрельдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Иске Маврин, Поручик, Югары Мәлем авыл җирлекләре башлыклары Рәис Нургалиев, Петр Тимаськов, Ленар Сибгатуллин бар иде. Җирле үзидарә көне белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе Әгъзам Гобәйдуллин котладылар. Чара «Корстон» үзәгендә узды.

Фото муниципаль сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев