Зәй офыклары

Зәй эчке эшләр бүлегендә – “Студентлар десанты”

Зәй эчке эшләр бүлегендә ел дәвамында югары сыйныф укучылары һәм политехник колледж студентларын экскурсиягә чакырып, бүлек эшчәнлеге белән таныштыру күркәм гадәткә әверелде. Әлеге чаралар балаларга һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында оештырыла.

Бүген  биредә политехник колледжның беренче  һәм икенче курс  студентлары халык иминлеге сагында торучыларның көндәлек хезмәте белән таныштылар.
- Мондый чараларны соңгы вакытта даими уздырырга тырышабыз. Бу  хокук саклау органнарының халык тарафыннан ышаныч дәрәҗәсен арттыру һәм полиция хезмәткәрләренең абруен күтәрү, эчке эшләр органнарының кадрлар резервын формалаштыру буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының фәрманын тормышка ашыру максатында оештырыла, - диде эчке эшләр бүлеге башлыгының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Илнур Шакиров.
Ул “Студентлар десанты”нда катнашучыларга эчке  эшләр бүлегенең бурычлары, хезмәткәрләрнең зәйлеләр иминлеген саклау буенча тынгысыз хезмәте турында  сөйләде. Ул шулай ук полиция хезмәткәре булып эшләү өчен нинди уку йортларында белем алу кирәклеге турында да мәгълүмат бирде.

 Чарада катнашучылар Зәй эчке эшләр бүлеге турында мәгълүматлар тупланган музей-почмакта булдылар, кизү тору, эксперт-криминалистлар, вакытлыча тоту изоляторы  һ.б. бүлекләр эшчәнлеге белән таныштылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар. Дактилоскопия (бармак эзе тапшыру) эше белән танышу укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Аларның кайберләре үзләрен әлеге җиһазда сынап карады.

Бүлекнең кинологлар хезмәте белән танышу да   егет- кызлар өчен мавыктыргыч булды. Алар өйрәтелгән этләрнең нәрсәгә сәләтле булуын үз күзләре белән күрделәр.

Автор фотолары
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: