Зәй егете Александр Краснов Мәскәү өлкәсе Загорянск поселогында хәрби хезмәтен үтә. Александр армиягә киткәнче Зәй политехник колледжында программист һөнәрен үзләштерә. Ул армиягә үз теләге белән киткән, аның өчен ныклап әзерләнгән - спорт белән шөгыльләнгән, укыган елларда “Форпост” отрядыннан ике мәртәбә Волгоград өлкәсенә казу-эзләнү эшләренә барган.
Әбисе – Федора янына Урта Баграж авылына кайтып, эшкә өйрәнеп үскән Саша армия хезмәтендә дә сынатмый. “Безнең горурлыгыбыз ул. Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әни, дуслар, туганнарны саклау, яклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Һәр солдатның исән-сау йөреп, изге бурычларын үтәп, кадерле әти-әнисе, туганнары янына сау-сәламәт кайтуын телим”, ди әбисе.