Зәй офыклары

Зәй егете Дима

Зәй егете Дмитрий Абдулов Мәскәү өлкәсенең Загорянский поселогында хәрби хезмәтен үтә. Биредә шулай ук аның белән беркөнне армиягә алынган Зәй егете Александр Краснов та шул ук хәрби частьтә хезмәт итә, взводлары гына аерым.

Диманың әнисе Зоя, әбисе Нина көннәрне саный-саный сөекле уллары-оныкларын  көтәләр.  Шулай да солдат абыйсын армиядән иң зарыгып көткәне -  сеңлесе Настя. Ул көн дә абыйсының фотосын карап, абыем кайчан кайта, дип сорый  икән.

Әнисе улының хәрби ант кабул итү тантанасына да барган. Егет әнисе, туганнарын үзенең үрнәк хезмәте белән сөендерә. Дима хезмәт иткән хәрби частьтән Рәхмәт хаты алганнар. Командирлар хатта улларын лаеклы тәрбияләп үстергән өчен  рәхмәт белдергәннәр.

Рәсемдә Дима әнисе белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: