Зәй офыклары

Зәй егете Динар

Зәй егете Динар Габдраупов шәһәребез политехник колледжын тәмамлаганнан соң, узган көзге чакырылышта армия сафларына алына. Ул Ленинград өлкәсенең Луга шәһәрендә артиллерия бригадасында хезмәт итә. Күптән түгел Түбән Новгород шәһәрендә узган хәрби парадта катнашкан.

Динар - гаиләдә уртанчы бала, аның апасы белән энесе бар.

- Улым  кечкенәдән  армия сафларына мин барырга тиеш, дип хыялланып йөрде. Телефон аша аралашып торабыз, безгә аның тавышын ишетү - бик зур сөенеч. Ул хезмәтеннән зарланмый, һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип безне тынычландыра, - ди әнисе Гөлназ.

Динар төшләрендә туган якны, туганнарымны еш күрәм, әниемнең тәмле ашларын сагынам, ди. Редакциябезгә Динар турында мәгълүматны икетуган апасы Лилия Хәкимова җибәрде. Лилия туганнары, якыннарының  Динарның үзен үрнәк солдат итеп күрсәтеп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын, аның кайтыр көннәрен санап баруларын әйтә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: