Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй егете инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

Татарстанның биш укучысы инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында призлы урыннар яулады, алар арасында Зәй егете Иван Шишкин да бар.

Калининград өлкәсенең Зеленоградск шәһәрендә инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Инглиз теле буенча олимпиадада 258 катнашучы арасында Татарстан Республикасыннан 13 кеше булган. Биш укучы призлы урыннар алган. Алар арасында Зәй шәһәренең 3нче мәктәбенең XI сыйныф укучысы Иван Шишкин да бар.

Бөтенроссия олимпиадасы призерын котлыйбыз һәм балаларны әзерләгән педагогларга зур хөрмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев