Зәй офыклары

Зәй егете Әмир Гәрәев республика бәйгесендә I дәрәҗәле диплом алды

Агымдагы ел республикабызда "Туган телләр, халыклар бердәмлеге елы" буларак билгеләп үтелә, аның кысаларында төрле бәйгеләр уза.

Агымдагы ел республикабызда "Туган телләр, халыклар бердәмлеге елы" буларак билгеләп үтелә. Аның мәгънәви асылын дәрәҗәләү максатында инде узган ел азагында ук мөһим чаралар оештырылды. Ана теленә баланы яшьтән гашыйк итү өлкән буын бурычы, бу уңайдан педагогларның, мәгариф өлкәсенең өлеше чиксез зур. Районыбыз педагоглары да моны яхшы аңлап балаларны мөмкин кадәр төрле бәйгеләрдә катнаштырып чарларга тырыша. Мәсәлән, узган елның декабрендә Чаллы шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Мин яратам сине, Татарстан!" республика бәйгесе уздырылды. Анда балалар эссе, реферат, сочинение язу, шигырь яки проза уку буенча ярыштылар. Бәйге онлайн форматта үтте. Шигырь бәйгесендә Зәйнең 4нче мәктәп укучылары да катнашты. VII сыйныф укучысы Әмир Гәрәев әлеге бәйгедә I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: