Зәй офыклары

Зәй егетләре армиягә китте

Бүген Зәйдән 18 егет хәрби хезмәткә озатылды. Армиягә китүчеләрне озатырга туганнары, якыннары, дуслары, сыйныфташлары килде. Аларның күбесе шәһәр-бистәдән, берничәсе Чыбыклы, Югары Пәнәче, Кадер, Поручик авылларыннан.

Иртән иртүк хәрби комиссариатка керүгә, маска һәм перчаткалардан булган армиягә китүче егетләрнең барысының да температурасы үлчәнде, барлык санитар таләпләр дә үтәлде.
-Язгы  чакырылышта районнан 40тан артык егет солдат киеме киячәк. Бүген өченче төркем китә, алдагы икесендә санаулы гына егетләр китсә, бу юлы күбрәк  китәләр. Булачак солдатлар республиканың җыелма пунктына килгәч, мәҗбүри тәртиптә COVID-19 булу-булмавын тикшерү максатында тест тапшыра. Ә хезмәт итү урынына баргач, ике атна карантинда була. Егетләр Россиянең төрле төбәкләрендә, күпчелеге Әстерханда стратегик әһәмияттәге  ракета гаскәрләре хәрби частендә хезмәт итәчәк. Әлеге часть белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез. Булачак солдатлар чын ир-егетләр тәрбияләү мәктәбе булган армия хезмәтен лаеклы үтеп, туган нигезгә исән-имин әйләнеп кайтырлар, - ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Араларында спортны, аеруча көрәшне үз иткән егетләр дә бар. Югары Пәнәчедән Альберт Шакиров – шундыйлардан. Ул - район данын республика күләмендә уңышлы яклаган көрәшче егет.
-Алдагы атнада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котлау тантанасында район көрәшчеләрен дә бүләкләделәр, армиягә китәр алдыннан  минем өчен зур тантана, хөрмәт  булды ул. Моның өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлемен, армия хезмәтенә матур хатирәләр белән китәм, - ди Альберт Шакиров.
Чыбыклы авылыннан Айрат Кәлимуллинга армия хезмәте яңалык түгел. Аның абыйсы Айнур хезмәт итеп кайткан  инде. Абыйсы әйткәннәрне үтәргә тырышкан ул, нык физик әзерлекле булып бара.
Кадердән Илнар Җәгъфәров  исә гаиләдә баш бала икән.
-Хезмәт итү, илне саклау -  безнең бурыч, аны үтәргә тиешбез, -ди ул, башын горур тотып.
Армия хезмәтенә үз теләге белән баручылар куандыра.
- Гаиләдә ике ир бала без, энем Алмазга һәрнәрсәдә үрнәк булырга кирәк, дүрт елдан ул да армия хезмәтенә барачак,  - ди Булат Шәйхетдинов.
Булат шәһәребезнең 2нче мәктәбеннән  соң, Чаллы автомеханика техникумын тәмамлаган.
Солдатка озатуның иң сагышлы мизгеле саубуллашудыр. Хәрби комиссариат бинасына кергәнче  егетләрне һавага чөйделәр, әти-әниләр  күкрәкләренә кысып   яратты, аркасыннан какты, кызлар яшьле күзләрен сөртте. Безнең заманда хәрби комиссариатка егетләрне гармунга кушылып җырлап озаталар иде. Гармун тавышлары ишетелми, ә машинадан иртәнге тынлыкны бозып,  тулы көченә чит ил көе агыла.
Кайбер авылларда  гармун белән җырлап озату гадәте яши әле.  Сармашбашта армиягә китүчеләрне гармун белән җырлап урам әйләндерәләр. Авыл башындагы баганага һәм Югары Мәлемгә күтәрелгәч, урман башланганчы биек агачка кулъяулык эләләр. Агачка эленгән кульяулыклар җил-яңгырда җилферди. Араларында еллар үтеп саргайганы да, каралганы да, әле төсе уңмаганнары да бар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: