Зәй офыклары

Зәй егетләре хәрби җыеннарда

Быел да Зәйнең нигездә ир-егетләрдән торган югары сыйныф укучылары хәрби әзерлек җыеннарына җыелды. Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе базасында хәрби җыеннар 16 майда тантаналы төстә ачылды. 80 унынчы сыйныф укучысына физик әзерлекне нәтиҗәле үтүгә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов фатиха бирделәр. Өч көн дәвамында егетләр...

Быел да Зәйнең нигездә ир-егетләрдән торган югары сыйныф укучылары хәрби әзерлек җыеннарына җыелды. Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе базасында хәрби җыеннар 16 майда тантаналы төстә ачылды. 80 унынчы сыйныф укучысына физик әзерлекне нәтиҗәле үтүгә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов фатиха бирделәр. Өч көн дәвамында егетләр өйрәнү җыены башлыгы Александр Ширяев кул астында тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән берлектә төрле яктан кыр шартларында чыныгу үтә. Егетләр махсус палаткаларда яши, солдат ашханәсендә туклана, хәрби эш нигезләрен өйрәнә, стройда йөрү, ату, төрле физик күнегүләрне үтәү буенча нормативлар тапшыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: