Зәй офыклары

Зәй егетләре сынатмас

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш дәвам итә. Бу чакырылышта Зәйдән 50гә якын егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә барырга тиеш.

Бүгенге көндә шуларның 30га якыны хәрби частьләргә китте инде. Зәйдән егетләрне чираттагы озату 4 декабрьгә билгеләнгән.
Бүген хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе утырышының чираттагысы үтте.Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков рәислегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты.
Комиссия әгъзәлары каршысына бүген 5 егет басты. Аларның барысы да хәрби хезмәткә теләп китүләрен белдерде.
Игорь Дмитриев шәһәрнең 3нче мәктәбен тәмамлап, укуын Санкт-Петербургның хәрби-механика университетында дәвам иткән.
- Мин университетның 2нче курсында укый идем, ләкин хәзер академик ял алдым. Беренчедән, пандемия белән бәйле уку дистанцион оештырыла, икенчедән, армия сафларында тизрәк хезмәт итеп кайтасым килде, -ди егет.

Дмитрий Филиппов исә үзебезнең колледжны май аенда тәмамлап, эретеп ябыштыручы белгечлеге алган, бераз эшләргә дә өлгергән. Егет язын кайбер сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә китмичә калган булган.
- Хәрби бурычны үтәү кирәклеген аңладым, - ди ул.

Комиссия әгъзалары егетләргә теләк-киңәшләрен бирделәр, авырлыклардан курмаска кирәклеген әйттеләр.
- Туган җирне саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Кая гына булсагыз да, үзегезнең Зәйдән икәнлегегезне онытмагыз. Сез - районыбызның йөзе. Намус белән хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, - диде Валерий Акатьев егетләргә.


Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: