Зәй офыклары

Зәй экипажы җиңүчеләр рәтендә

Районыбызның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Роман Ярцев һәм Михаил Кузьмин 2019 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча юл-патруль хезмәте бүлекчәләре арасында «Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы» республика конкурсында җиңүче булып танылдылар. Күчмә вымпел һәм акчалата премияләрне конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Иван Гафуров тапшырды.

Хәзерге вакытта Зәй ЮХИДИ бүлекчәсендә 13 хезмәткәр  эшли, шуларның 9ы - ЮХИДИ инспекторы. Инспекторлар шәһәр һәм авыл юлларында патрульлек итә. Нәкъ менә Зәй патруль экипажының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның күбесен ачыклавы күп нәрсә турында сөйли.
- Бер яктан, Зәй районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның күп булуы бик күңелле түгел, икенче яктан, ЮХИДИ инспекторларының хокук бозуларны оператив рәвештә теркәве, юл хәрәкәтендә катнашучыларны җаваплылыкка тартуы - бик яхшы, - диде чыгышында  Иван Гафуров.
- Исерек шоферлар ешрак шәһәр эчендәге юлларда эләгә. Эш тәҗрибәсе буенча, авыл җирендә исерек шоферларның шәһәргә караганда азрак булуын билгеләп үтәсе килә, - ди Михаил.
Шунысын да әйтик, Михаил Кузьмин мондый җиңүгә 2017 елда ирешкән иде инде.
Юл сакчылары фикеренчә, тәртип бозулар статистикасы буенча элеккечә тизлек режимын бозучылар алда бара.
- Юл хәрәкәтендә катнашучылар - машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсен хөрмәт итсеннәр иде. Хәер, күпләр юлларда еш кына тизлек режимын арттырган өчен яки башка хокук бозулар өчен штраф салынганнан соң гына игътибарлырак була, - ди Михаил Алексеевич.
ЮХИДИ инспекторлары фикеренчә, конкурста җиңү көтелмәгән хәл булган.
-Без куелган бурычларны үтәп, гадәти режимда эшләдек, үз хезмәтебез өчен бүләкләр көтмәгән идек, - диде алар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: