Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй “Экостайл” командасы “Эквест” республика конкурсында катнаша

Конкурс балалар һәм яшьләр арасында экологик культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

“Эквест” республика онлайн-бәйгесе башланды.  Ул быел бишенче мәртәбә оештырыла. Конкурс  балалар һәм яшьләр арасында экологик культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

Зәй политехник колледжының “Экостайл” командасы бу бәйгедә ел да катнаша. Квест барышында бөтен республикадан экоактивистлар командалары үзләренең белем бирү учреждениеләрендә табигать саклау чараларын үткәрү өчен  берләшәчәкләр. Бер ай дәвамында катнашучылар биремнәрне онлайн-режимда алачак.

“Беренче бирем команданы тәкъдим итү булды. Безнең “Экостайл” командасы бу биремне бик тиз һәм уңышлы башкарып чыкты”, - ди Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре. 

Фото Зәй яшьләр эшләре идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев