Зәй офыклары

Зәй - «ЭкоЯз-2020» республика бәйгесе призеры

«ЭкоЯз-2020» республика бәйгесендә Зәй «Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә өченче призлы урынны алды.

Татарстан Республикасында санитар чистарту икеайлыгы кысаларында «ЭкоЯз-2020» конкурсы игълан ителгән иде. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен «Иң яхшы муниципаль берәмлек» шигаре астында уздыра. Ул үз эченә күпме күләмдә һәм нинди мәйданда санкциясез чүплекләрнең бетерелүе, моңа каршы көрәштә күпме беркетмә төзелүе, җыелган макулатура күләме, чисталык урнаштыру белән бәйле чараларда күпме кеше катнашуы, төзекләндерелгән сусак-лагыч зоналары объектлары саны һ.б.ларны ала.
Бу көннәрдә республика  Министрлар Кабинетында   бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче, Түбән Кама – икенче, Зәй өченче призлы урынны алды. Узган елгы бәйгедә дә Зәй өченче урынны алып,  кече архитектура формасы – балалар уен мәйданчыклары алуга сертификатка ия булган иде.
-Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле, моның артында тырыш уртак хезмәт ята. Икеайлыкта барлык оешма-предприятиеләр, учреждениеләр катнашты. Өмәләргә 157 берәмлек техника, 1007 кеше җәлеп ителде. Иң актив оешмалар дип ГРЭС, “Аккурайд Уилз Руссиа”,  ветеринария берләшмәсе,  “Челтәрләр компаниясе” АҖ Түбән Кама электр челтәрләренең  Зәй филиалы, “Зәй шикәре” акционерлык җәмгыяте,  район үзәк дәваханәсе, “Зәй - Су каналы“, хәрби комиссариат, 41нче янгын хезмәте, газ хезмәте, яшьләр һәм спорт идарәләре, пенсия фонды идарәсе, политехник колледж, территориаль-иҗтимагый үзәкләр, торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компания табылды, - ди башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов.
Авыл җирлекләре дә бу эштән читтә калмады.  Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар барлык санитар таләпләрне үтәп башкарылды. Рөхсәт ителмәгән урыннарда 26 мең квадрат метр мәйданда чүп урыннары табылып, алар юк ителде. Полигонга 3500  куб метрдан артык чүп чыгарылды, 2500 төп агач, 600 төп куак утыртылды.  Муниципаль район сайтында әлеге уңайдан апрель һәм май айларында  барлыгы 75 яңалык урнаштырылды. Район газеталары да активлык күрсәтте.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, экологик агарту чараларын үткәрү максатыннан, «ЭкоЯз-2020» район  конкурсы үткәрелде. «Экомәктәп» номинациясендә шәһәребезнең 1нче мәктәбе җиңү яулады. «Экосадик» номинациясендә – “Урман әкияте” бакчасы, «Экопредприятие»дә - «Горзеленхоз» ҖЧШ, “Экогаилә”дә  Кулеевлар гаиләсе  җиңүче дип танылды.
Тик тәртип урнаштыру, чисталык булдыру  гына җитми - аны даими сакларга да кирәк.  Ринат Фәрдиев исемендәге парк башка шәһәрләр халкын да җәлеп итә, шуңа аңа хуҗаларча сакчыл карашта булыйк.   Шәһәребез җәй көне аеруча матур - гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Ямьле җәйләрдә чиста урамнардан, парк-скверлардан атлавы нинди күңелле!  Чисталыкның җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында гына булуын онытмасак иде.
 Булдырылган тәртип, чисталыкны саклыйк! Болар безнең кулдан килә торган эш-гамәлләр бит.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: