Зәй офыклары

Зәй елгасы буйлап экологик сал йөзә

Бүген - 14 сентябрьдә районыбызда Зәй елгасы буйлап “Экологик сал” дип аталган экологик чарастарт ала.

Аны Яр Чаллы шәһәре активистлары оештыра. Ул районның Якты Күл авылы яныннан башлана. Катамараннарда елга буйлап хәрәкәт итүче яшьләр 16 километр арада елга ярының  бик пычрак, чүпләнгән урыннарында туктап, суда һәм яр буенда җыелган чүп- чарны  җыештырачаклар.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, экологик акциядә 24 кеше катнаша. Алар барысы да – Чаллы дәүләт  педагогика  университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар, Рус география берләшмәсе активистлары.
Әлеге чара беренче мәртәбә генә узмый, узган ел активистлар аны  Ык елгасында оештырып, өч көндә 15 капчык чүп - чар җыйганнар.
“Экологик сал” 15 сентябрь - якшәмбе көнне, Зәйгә килеп җитәчәк. Тукталышлар вакытында чараны оештыручылар башка төрдәге экологик акцияләр дә уздырачаклар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: