Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй эшмәкәре IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына китте

Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә.

 Казанда 31 март — 2 апрельдә IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Быел әлеге җыенга Россиянең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Анда Зәй эшмәкәре Марат Зыятдинов та катнаша.

Делегатлар дискуссион мәйданчыклар утырышларында чыгыш ясады, Тукай муниципаль районы авылларына сәфәр кылды һәм башка чараларда катнашты.

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында җыенның пленар утырышы уза. Шулай ук монда Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев