Зәй офыклары

Зәй эшмәкәре өлкәннәргә күчтәнәч әзерләде

Зәйнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре шәһәр һәм районда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек таратуны дәвам итә.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәтеннән 180нән артык  кеше файдалана. Бүген социаль хезмәткәрләр эшмәкәр Анатолий Шалафаевның өлкән яшьтәге зәйлеләргә  әзерләгән  азык-төлек төргәкләрен (барлыгы 95 төргәк) тарата. Бүгенге вазгыять белән бәйле рәвештә ялгыз яшәүче өлкәннәрне игътибарда  тоткан, авыр вакытта ярдәм кулы сузган  Анатолий Шалафаевка, өйдән-өйгә йөреп, аларны безгә тараткан  социаль хезмәткәрләргә бик зур рәхмәтлебез, ди Асия Абдрахманова.
Асия Ибраһимовна мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан булган, бүгенге көндә ялгызы гомер итә.
Изгелекә җан корбан. Кемнең кем икәне шундый авыр, катлаулы вакытта беленә.
-Өлкәннәрнең шатлыклы йөзләрен күрү безне тагын да канатландыра, - ди социаль хезмәткәр Полина Фәсхетдинова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: