Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй эшмәкәрләре өчен бердәм Ачык ишекләр көне үтәчәк

Кабул итүгә Роспотребнадзор идарәсенең Зәй территориаль бүлегендә алдан язылу кирәк.

19 майда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зәй территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турында ачыклык һәм үтемлелекне арттыру максатларында эшмәкәрләр  өчен бердәм Ачык ишекләр көне үткәрә.

 

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм Ачык ишекләр  көнендә кабул итү 7-28-88,7-22-09 телефоннары аша алдан язылу буенча башкарылачак.

Консультацияләр үткәргәндә эшмәкәрләр индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга, шулай ук кулларын гигиеник эшкәртү өчен антисептика булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев