Зәй офыклары

Зәй эзтабарлары “Хәтер вахтасы-2019” да катнашты

Бүген Зәйгә Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашкан районыбыз эзтабарлары кайтты.

Зәй эзтабарлары быел ике отряд  - “Форпост” (җитәкчесе Алексей Алексеев), “Гвардия” (җитәкчесе Виктор Никифоров) составында эшләделәр. Зәй политехник колледжыннан - 10, бүгенге көндә Чаллы педагогика югары уку йортында белем алучы 2 студент һәм “Сугышчан бердәмлек” шәһәр иҗтимагый оешмасы әгъзалары булган 5 кеше 24 апрельдән 8 майга кадәр сугыш чорында яу кырында ятып калган солдатларның сөякләрен казып алып күмү чараларында катнашты.
- Барлыгы 24 кызылармияченең сөякләрен казып алып, батырлар каберлекләренә җирләдек, - диде Виктор Никифоров.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: