Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй эзтабарлары Волгоградта экскурсиядә булды

Безнең "Гвардия" отряды тарафыннан эзләнү-казу эшләре барышында бер атна эчендә Ватан азатлыгы өчен көрәшкән 23 солдатның җәсәде табып алынган.

Зәйнең “Гвардия" хәрби-патриотик клубы эзтабарлары бу көннәрдә Волгоград өлкәсендә "Хәтер вахтасы-2021" эзләнү экспедициясендә катнашуы турында хәбәр иткән идек. "Хәтер вахтасы-2021" Бөтенроссия акциясендә Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта Франциядән да эзтабарлар  катнаша. Эзтабарлар отрядлары бу экспедиция барышында  190дан артык сугышчының  җәсәден тапкан. "Гвардия" отряды тарафыннан бер атна эчендә Ватан азатлыгы өчен көрәшкән 23 солдатның җәсәде табып алынган.

2 майда Зәй эзтабарлары герой-шәһәр Волгоградка  хәрби-патриотик  музейларга экскурсиягә барды. Алар “Сталинград сугышы” музей-панорамасы, Гергардт тегермәне, Мамай курган һәм Ватан-ана тарихи һәйкәлендә булдыдар.

Волгоград - тарихи шәһәр. Монда һәр нәрсә Бөек Ватан сугышы белән бәйле.  Студентлар  эксурсиядә Бөек Ватан сугышы тарихы белән тирәннән танышты. Шул көнне кич белән "Гвардия" отряды әгъзалары эзтабарлар отрядына сафына тантаналы рәвештә кабул ителделәр.

Эзтабарлар әле казу-эзләнү эшләрендә, Зәйгә алар 9 Май бәйрәме алдыннан кайтачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев